ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Индус Таһиров суверен статуска омтылыш һәрвакыт үзгәрешсез булды дип саный

6 ноябрь 2019, 13:44 , Фото: Владимир Васильев

Индус Таһиров суверен статуска омтылыш һәрвакыт үзгәрешсез булды дип саный
Җәмәгать эшлеклесе Татарстанның 1990 еллар булдырган мөмкинлекләрдән файдалана алганын искәртте.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Конституция кабул ителгәннән соң шактый вакыт узса, күп кенә нәрсәләр үзгәрсә дә, суверен статуска омтылышыбыз гына үзгәрешсез калды, дип саный сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров. Бу хакта ул бүген ТР Дәүләт Советында "Республика Конституциясе - бүгенге Татарстанның уңышлы үсеш фундаменты" темасына түгәрәк өстәл утырышында әйтте.

“Без узган юлга борылып карарга хаклы, бигрәк тә, Россия демократик үсеш юлына баскан 1990 елларга. Татарстан ул вакытта булдырылган мөмкинлекләрдән тулы күләмдә файдалана алган бердәнбер төбәк. Дәүләт суверенитеты турында декларация – бу уникаль документ. Аны бездән соң бер республика да кабул итә алмады. Бу документта суверенитет нигезләре салынган иде”, - ди Индус Таһиров.

Академик чыгышында 1905 елда татарларның, Россиядә беренчеләрдән булып, 17 октябрьдә Патша Манифесты биргән иректән файдалана алганын сөйләде. “Татарлар ел ярым эчендә 30 дан артык газета-журнал басмасы эшен оештыра белде. Китаплар чыгару буенча татарлар руслардан соң беренче урынга чыкты. 1909 елда бездә 439 китап атамасы чыгарыла. Бер халыкта да андый күренеш булмады”, - ди ул.

Индус Таһиров фикеренчә, күп еллар дәвамында җыелып килгән омтылышлар 90 елларда чагылыш тапкан. Ул Конституция кабул итәр алдыннан референдумда 61,4 сайлаучыларның суверен статусны яклап чыкканын искәртте. “Без бит ул референдумны уздыру өчен нинди каршылыклар узарга туры килгәнен беләбез. Бу ирешелгән җиңүләр принципиаль әһәмияткә ия”, - диде.

Сәясәтче, үзебезнең халыкны гына түгел, Россия җитәкчелеген дә Татарстанның дөрес демократик юлдан баруына һәм РФ суверенитетын бозмавына инандырырга кирәк булган вакытларны искә төшерде. “Бу мөһим иде. Инандырдык, аларга да Татарстан позициясе белән ризалашу җиңел түгел иде. Иң зур җиңү – ул үз-үзеңне җиңү. Алар моны башкара алды”, - диде.

Индус Таһиров Конституция проекты халыкара экспертиза узганын, аның Татарстан һәм Россия Федерациясенең Шартнамә юлы белән эшләү дөреслеген күрсәткәнен билгеләп узды. “Берничә проект бар иде, бу проект зур җиңүгә иреште”, - диде академик.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10