ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Эчке эшләр министры полиция хезмәткәрләренә торак өчен сертификат тапшырды

6 ноябрь 2019, 14:02 , Фото: 16.мвд.рф

Эчке эшләр министры полиция хезмәткәрләренә торак өчен сертификат тапшырды
 Җиде ел эчендә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының 511 хезмәткәренә һәм 199 ветеранына торак сатып алу яки төзү өчен бердәм сертификат тапшырылды.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»).  Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин 58 полиция хезмәткәренә торак өчен сертификат тапшырды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алар арасында Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм республиканың тагын 12 районыннан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ведомство ветераннары бар.

Эчке эшләр министры барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, гаилә иминлеге, гаилә бәхете һәм яхшы кәеф теләде. Шулай ук Артем Хохорин министрлыкның үз хезмәткәрләренең югары тормыш дәрәҗәсен саклап калу өчен күп көч куюын әйтте.

Торак сертификатлары алган хезмәткәрләр, үз чиратында, ведомство башлыгына рәхмәт белдерде.

«Мин Татарстан Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә, ирем вафат булуга карамастан, безне бәладә калдырмаулары һәм торак алуда ярдәм итүләре өчен бик рәхмәтле», – диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы оркестры музыкантының тол калган хатыны Елена Пузырева.

Шунысын да әйтергә кирәк, җиде ел эчендә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының 511 хезмәткәре һәм 199 ветераны торак сатып алу яки төзү өчен бердәм социаль түләүләр алган. Моннан тыш, авырып үлгән җиде полиция хезмәткәренең гаиләсе сертификатлар алды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10