ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Шакир Яһүдин: Конституцион корылыш тотрыклылыгы милләтара татулыкны тәэмин итте

6 ноябрь 2019, 13:04 , Фото: Владимир Васильев

Шакир Яһүдин: Конституцион корылыш тотрыклылыгы милләтара татулыкны тәэмин итте Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе соңгы Конституциянең дәүләтчелекне югарырак дәрәҗәдә теркәгәнен билгеләп узды.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда конституцион корылыш тотрыклылыгы милләтара татулыкны тәэмин итте. Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин “Республика Конституциясе - бүгенге Татарстанның уңышлы үсеш фундаменты” темасына түгәрәк өстәл утырышында шулай дип белдерде.

ТР Дәүләт Советы Фәрит Мөхәммәтшин аның ул елларда Конституцион комиссия әгъзасы, Югары Советта, Дәүләт Советында Хокукый идарә җитәкчесе булганын искәртте. “Конституция республика дәүләтчелегенең ышанычлы фундаменты булып тора. Гамәлдәге Конституция республиканың йөз еллык тарихында дүртенчесе. Беренчесе – 1926, икенчесе – 1937, өченчесе – 1978 һәм дүртенчесе 1992 елда кабул ителде”, - диде Шакир Яһүдин.

Ул соңгы Конституциянең дәүләтчелекне югарырак дәрәҗәдә теркәгәнен билгеләп узды. “Шушы еллар эчендә ул кеше һәм гражданин хокуклары һәм ирекләренең ышанычлы гарантиясе, Татарстанның хокукый системасы фундаменты булды. Татарстанда конституцион корылыш тотрыклылыгы нәтиҗәсендә, милләтара һәм диннәрара татулык урнашты, социаль-икътисади үсеш өчен кулай шартлар тудырыла”, - диде депутат.

Шакир Яһүдин Татарстанның, үз Конституциясе нигезендә, Россия федерализмы үсешенә саллы өлеш керткәнен билгеләп узды. “Конституция федерализм принципларында Россия халыкларының бердәмлеген саклап калу өчен шартлар тудыра. Бу Татарстанның стратегик позициясе”, – диде.

Ул бүген дәүләтчелек өчен куркыныч янаган факторлар да булуын әйтте. “Республикаларны бетерү тәкъдимнәре белән чыгалар, янәсе алар дәүләт буларак, Россия Федерациясен какшата, субъектларның конституцион тигезлеген боза, дәүләт эчендә дәүләт була алмый, диләр. Әмма дәүләт составында дәүләт конструкциясе күп кенә чит ил федерацияләре, унитар дәүләтләрендәге чынбарлык”, - ди Шакир Яһүдин.

Аның фикеренчә, бу актуаль фәнни проблеманы депутатларга, сәясәтчеләргә халыкка да аңлатырга кирәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10