ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иваново Милләтләр йортында Татарстан артистлары концерт куйган

6 ноябрь 2019, 12:48 , Фото: tatar-congress.org

Иваново Милләтләр йортында Татарстан артистлары концерт куйган Мәдәни чарага Ярославль, Фурманов, Мәскәү, хәтта АКШ һәм Литвадан кунаклар килгән.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Иваново шәһәрендә Милләтләр йортында Татарстан артистлары катнашында концерт булды. Биредә  «Идел егетләре» ансамбле, Эльвира Хәйруллина, Айдар Габдинов чыгыш ясады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концерт милли мәдәниятләр фестивале кысаларында узды. Артистлар җырлады, биеде, музыка коралларында уйнады. Репертуар бик төрле булды һәм беркемне дә битараф калдырмады, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдә ватандашларыбыз.

Мәдәни чарага шулай ук күрше төбәкләрдән: Ярославль, Фурманов, Мәскәү, хәтта АКШ һәм Литвадан кунаклар килгән. ⠀

Бу көнне якшәмбе татар мәктәбенең кечкенә йолдызчыклары да сөендерде, дип хәбәр итә оештыручылар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10