ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин Мирфатыйх Зәкиевкә мактау билгесе тапшырды

6 ноябрь 2019, 11:09 , Фото: Владимир Васильев

Фәрит Мөхәммәтшин Мирфатыйх Зәкиевкә мактау билгесе тапшырды 1980-1990 елларда ТАССР Югары Советы Рәисе, академик Мирфатыйх Зәкиевнең парламентаризм үсешенә керткән өлеше билгеләп үтелде.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин академик Мирфатыйх Зәкиевка "Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен" мактау билгесен тапшырды. Бу минутларда ТР Дәүләт Советында "Республика Конституциясе - бүгенге Татарстанның уңышлы үсеш фундаменты" темасына түгәрәк өстәл утырышы бара.

"Парламент йөкләмәсен үтәп, 1980-1990 елларда ТАССР Югары Советы Рәисе, академик Мирфатыйх Зәкиевка Татарстан Дәүләт Советының "Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен" мактау билгесен тапшырырга телим", - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Мирфатыйх Зәкиев - ТР Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторв, профессор, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

  • Утырышта уникенче чакырылыш Югары Совет депутатлары, төрле чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары, галимнәр, сәясәт, фән эшлекләре катнаша. 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясенең әһәмияте турында фикер алышалар. Әлеге вакытка Марат Галиев, Индус Таһиров, Шакир Яһүдин, Зилә Вәлиева чыгыш ясады. 
  • 1992 елда референдумда гражданнарның 61,4 проценты Татарстанның мөстәкыйльлеген арттыру курсын сайлый. Халыкның теләге Конституциянең беренче статьясында теркәлә. Конституция 7 кисәктән, 4 бүлекчәдән, 126 маддәдән тора.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10