ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Башкортстанда Коръәнне иң яхшы укучы балаларны ачыклаганнар

6 ноябрь 2019, 10:27

Бәйге 12 яшькә кадәрге балалар һәм 12-18 яшьлек үсмерләр арасында узган.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Зилаир районы мөселманнары балалар арасында Изге Коръән уку буенча зур конкурс үткәрде. Бәйге ике яшь категориясендә үткәрелде. 12 яшькә кадәрге балалар һәм 12-18 яшьлек үсмерләр арасында Коръәнне иң яхшы укучыларны билгеләделәр. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Район мөхтәсибәте оештырган әлеге чара «Иман нуры» дип аталды. Бу истәлекле вакыйга Зилаир авылының үзәк мәчетендә узды. 

Дини чараны уздыруда шулай ук район хакимиятенең дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр комиссиясе, Башкортстан Корылтаеның Зилаир районы бүлекчәсе, Юлдыбай авылының үзәк мәчете, Юлдыбайда урнашкан «Идрис хәлфә» мәчете ярдәм итте.

Коръән укучыларның һәркайсына, бәйгенең мәҗбүри өлешен үтәүдән тыш, жюри сорауларына җавап бирергә туры килде. Шунысын да әйтергә кирәк, бәйгедә катнашкан барлык балалар, көтмәгәндә бирелгән сораулар булуга карамастан, үзләрен лаеклы тотты һәм кыю җавап бирде.

Чара нәтиҗәләре буенча иң яхшылар һәм иң лаеклылар билгеләнде. «Иман нуры» бәйгесе балалар арасында иң яхшы Коръән укучыларны ачыклау һәм аларны үзлектән хезмәткә, тәртипкә өйрәтү, балачактан югары рухи-әхлакый үсешкә омтылыш булдыру максатында үткәрелде, диелә хәбәрдә. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10