ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Яңа Чишмә районында “Ике аккош" гаилә клубы ялгызлар өчен кичә оештырган

6 ноябрь 2019, 12:14 , Фото: tatar-congress.org

Яңа Чишмә районында “Ике аккош Кичәдә үз тиңен көткән Чаллы-Башы, Шахмай, Акъяр авылы кешеләре катнашкан.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). 3 ноябрь көнне Чаллы-Башы мәдәният йортында, Яңа Чишмә муниципаль районының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы белән берлектә, “Ике аккош" гаилә клубының “Син-минеке, мин-синеке” исемле танышу кичәсе оештырганнар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичәдә үз тиңен көткән Чаллы-Башы, Шахмай, Акъяр авылының ялгыз кыз һәм егетләре очрашты. Алар бер-берсенең холык-фигыльләрен белделәр.Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Чараны “Лариса Гузеева”, “Роза Сябитова”, “Василиса” алып барган. Алар тормыш алып барганда кирәкле, төпле киңәшләрен биргән. Киләчәктә үзебезнең җирлектәге ялгызларны парлаштыруны төп максатыбыз итеп куйдык, дип яза Илсөяр Дәүләтшина.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10