ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

6 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

6 ноябрь 2019, 21:00

6 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Рөстәм Миңнеханов Республика халкын Татарстан Конституциясе көне белән котлады, Фәрит Мөхәммәтшин Мирфатыйх Зәкиевкә мактау билгесе тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Республика халкын Татарстан Конституциясе көне белән котлады / "1992 елда ТР Конституциясен кабул итү Республиканың хәзерге хокукый системасын булдыруда әһәмиятле роль уйнады", - ди республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов Республика халкын Татарстан Конституциясе көне белән котлады

Фәрит Мөхәммәтшин: Республиканың алдагы үсеш гаранты - бүгенге Конституция / "Татарстан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә" нормасының әһәмиятен әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин: Республиканың алдагы үсеш гаранты - бүгенге Конституция

Фәрит Мөхәммәтшин Мирфатыйх Зәкиевкә мактау билгесе тапшырды / 1980-1990 елларда ТАССР Югары Советы Рәисе, академик Мирфатыйх Зәкиевнең парламентаризм үсешенә керткән өлеше билгеләп үтелде.

Фәрит Мөхәммәтшин Мирфатыйх Зәкиевкә мактау билгесе тапшырды

Иваново Милләтләр йортында Татарстан артистлары концерт куйган / Мәдәни чарага Ярославль, Фурманов, Мәскәү, хәтта АКШ һәм Литвадан кунаклар килгән.

Иваново Милләтләр йортында Татарстан артистлары концерт куйган

Шакир Яһүдин: Конституцион корылыш тотрыклылыгы милләтара татулыкны тәэмин итте / Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе соңгы Конституциянең дәүләтчелекне югарырак дәрәҗәдә теркәгәнен билгеләп узды.

Шакир Яһүдин: Конституцион корылыш тотрыклылыгы милләтара татулыкны тәэмин итте

Конституция үзгәрсә дә, төп кыйммәтләре үзәрешсез калды, дип саный Зилә Вәлиева / Беренче чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе урынбасары фикеренчә, Татарстан Конституциясе аны төзегән авторларның фәнни әзерлегенең югары дәрәҗәсен күрсәтә.

Конституция үзгәрсә дә, төп кыйммәтләре үзәрешсез калды, дип саный Зилә Вәлиева

Казан кызы Земфира Садриева Италиядә халыкара бәйгедә Гран-при алды / Земфира Садриеваның җиңүе өчен аның Илһам Шакиров репертуарындагы «Син сазыңны уйнадың» җырын башкаруы тәэсир иткәндер дип саный педагогы.

Казан кызы Земфира Садриева Италиядә халыкара бәйгедә Гран-при алды

Индус Таһиров суверен статуска омтылыш һәрвакыт үзгәрешсез булды дип саный / Җәмәгать эшлеклесе Татарстанның 1990 еллар булдырган мөмкинлекләрдән файдалана алганын искәртте.

Индус Таһиров суверен статуска омтылыш һәрвакыт үзгәрешсез булды дип саный

Эчке эшләр министры полиция хезмәткәрләренә торак өчен сертификат тапшырды / Җиде ел эчендә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының 511 хезмәткәренә һәм 199 ветеранына торак сатып алу яки төзү өчен бердәм сертификат тапшырылды.

Эчке эшләр министры полиция хезмәткәрләренә торак өчен сертификат тапшырды

Марат Галиев Татарстан Конституциясенә халыкара хокук нигез булуын әйтте / “Халыкара хокук Конституциянең конструкциясен формалаштыру өчен база булды”, - ди депутат.

Марат Галиев Татарстан Конституциясенә халыкара хокук нигез булуын әйтте

Татарстанда җилле һәм яңгырлы җылы һава торышы саклана / Иртәгә көндез һава 14 градуска кадәр җылыначак.

Ренат Харис депутатларны, газета-журналларны дөрес терминнар кулланырга өндәде / Әгәр терминологияне үз көенә җибәрсәк, һәркем үзенчә шәрехләсә, бу бөтен дәүләткә бәла китерәчәк, дип саный ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10