ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казанда чыршылар кую һәм боз шәһәрчекләре ясауга 5,2 млн сум сарыф итәчәкләр

6 ноябрь 2019, 09:39

Яңа елның төп чаралары «Казан» гаилә үзәге янында узачак.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү һәм Үзәк шәһәр чыршысын ясау өчен Казан мэриясе 5,2 млн сум акча бүлеп бирәчәк, төп күңел ачулар «Казан» гаилә үзәге янында була. Бу хакта мәълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

«Казан» гаилә үзәге янында Үзәк шәһәр чыршысын һәм боз шәһәрчеген ачу тантанасын оештыру һәм уздыру һәм Казан шәһәренең җәмәгать киңлекләрендә яңа ел чараларын техник оештыру буенча хезмәтләр» – документта сатып алу максаты шул рәвешле күрсәтелгән.

Бәйрәм чаралары 20 декабрьдән башлап 13 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, ә аларның дәвамлылыгы дүрт сәгатьтән дә ким булмаячак. Махсус җиһазлар урнаштыру, пиротехник шоу оештыру һәм сәхнә бизәү подрядчы вазифаларына керә.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Казан укучылары мэриядән Яңа ел бүләкләре алачак. Моны өчен 32 млн сум тотачаклар.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10