ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районында кайбер социаль төркемнәр тәэсиреннән аралау турында сөйләштеләр

6 ноябрь 2019, 05:37 , Фото: alki-rt.ru/

Әлки районында кайбер социаль төркемнәр тәэсиреннән аралау турында сөйләштеләр Экстремистлыкка каршы айлыкта актив эшчәнлек алып барган оешмалар коллективларына район башлыгы дипломнар тапшырды.

(Әлки, 6 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Социаль челтәрләрдәге кайбер төркемнәрнең балалар психикасына тискәре йогынтысы турында авыл җирендә дә чаң сугарга вакыт җитте.  Әлки районының Террорга каршы комиссиясе утырышында әнә шул хакта да сүз барды.

Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин террорга каршы әзерлекнең торышын бәяләү максатында үткәрелгән өйрәнүләр хакында сөйләде. Өйрәнүләр район электр бүлү челтәрләре коллективы белән үткәрелгән. Әлеге чара янгын сүндерү хезмәте, ашыгыч медицина ярдәме, полиция хезмәткәрләре катнашында оештырылган. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин утырышта ясаган чыгышында интернет челтәренең тискәре якларына тукталды. Ул балаларның, үсмерләрнең психикасына яман тәэсир итә торган социаль төркемнәргә игътибарны юнәлтте.

Әлеге төркемнәр балалар аудиторияләрен яулау өчен төрле уеннар, аудиоязмалар файдаланалар икән. Алар “тозагына” эләккән үсмерләрнең язмышлары аяныч төгәлләнү мисаллары да байтак.

Александр Никошин андый яманаты чыккан социаль төркемнәрне ачыклап Роскомнадзорга хәбәр итү һәм аларның тискәре эшчәнлегенә чик кую зарурлыгын әйтте. Ул шулай ук балаларны спортка, төрле җәмәгать эшләренә җәлеп итәргә кирәклегенә басым ясады. 

Экстремистлыкка каршы айлыкта актив эшчәнлек алып барган оешмалар коллективларына район башлыгы дипломнар тапшырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10