ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллыда "Ак калфак" әгъзалары татар ашларын әзерләү буенча мастер-класс үткәрде

5 ноябрь 2019, 23:52 , Фото: tatar-congress.org/

Чаллыда Семинарда балаларга туган телне өйрәтүдә халык уеннарын куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

(Чаллы, 5 ноябрь, "Татар-информ"). Чаллы шәһәренең 83 нче балалар бакчасында  туган тел тәрбиячеләре өчен төбәк семинары үтте. Әлеге семинарда «Ак калфак»лылар татар халык ашларын әзерләү буенча мастер-класслар үткәрде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Семинарда балаларга туган телне өйрәтүдә халык уеннарын куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шулай ук балаларга милли бизәкләр төшерү, чигү серләрен дә өйрәттеләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10