ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Туймазы театрының сезон ачылу тантанасына Башкортстанның беренче ледие килгән

5 ноябрь 2019, 20:06

Туймазы татар дәүләт драма театрының яңа сезоны Башкортстанның күренекле шагыйре Мостай Кәримнең «Авыл адвокатлары» спектакле белән ачылган.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туймазы театрының яңа сезоны ачылу тантанасына быел республиканың беренче ледие Каринэ Хәбирова килгән. Бу хакта бүген театрның Казан гастрольләре хөрмәтенә «Татар-информ»да оештырылган матбугат конференциясендә театр директоры Фирзәт Габидуллин әйтте.

“Республика җитәкчелеге – хөкүмәт тә, мәдәният министрлыгы да тормышыбыз белән кызыксынып тора. Яңарак кына 29нчы иҗат мизгелен ачтык. Башкортстан Президенты Радий Хәбиров үзе килә алмады, әмма ләкин аның тормыш иптәше килде. Каринэ Хәбирова премьерабызны карады”, - диде Фирзәт Габидуллин.

Туймазы татар дәүләт драма театрының яңа сезоны Башкортстанның күренекле шагыйре Мостай Кәримнең «Авыл адвокатлары» спектакле белән ачылган. Спектакль “Кече ватан мәдәнияте” федераль проекты кысаларында театр режиссеры Илнур Муллабаев тарафыннан Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан куелган.

Сезон ачылу тантанасында театр коллективын һәм тамашачыны Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфикова сәламләгән. Залдагы шәрәфле кунаклар арасында беренче леди Каринэ Хәбирова белән бергә спектакльне Туймазы районы җитәкчелеге, шулай ук, Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова караган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10