ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Туймазы театры яшь артистларны эшкә чакыра

5 ноябрь 2019, 19:23 , Фото: Владимир Васильев

Туймазы театры яшь артистларны эшкә чакыра Туймазы татар дәүләт театры – Башкортстанда татар телендә эшләп килүче ике дәүләт театрының берсе.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туймазы театры яшь артистларны эшкә чакыра. Бу хакта бүген театрның Казан гастрольләре хөрмәтенә «Татар-информ»да оештырылган матбугат конференциясендә театр җитәкчелеге әйтте.

«Безнең театрга яшь артистлар кирәк. Труппада артистлар санын утызга җиткерә алсак, бәхетле булыр идем. Соңгы премьераны чыгарганда артистлар җитешмәгәч директорыбыз Фирзәт Фәритовичның үзенә уйнарга туры килде», - диде театрның баш режиссеры Илнур Муллабаев.

Театр директоры Фирзәт Габидуллин элеккеге артист буларак, үзенең бик рәхәтләнеп уйнавын җиткерде. Шулай да театрны артистлар белән тәэмин итү проблемасы барлыгын әйтте.

«Уфа дәүләт сәнгать институты безнең өчен артистлар әзерли, алар III курста. Төркемне атаклы артистыбыз Әхтәм Абушахманов җитәкли. Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасын диплом эше итеп куеп, репертуарга алу мөмкинлеге турында сүз бара», - диде театр директоры.

«Әлеге төркемнән берничә артист булыр дип өметләнәм. Артистлар эзлибез. Бер елны Казан театр училищесына да килгән идем. Алар бит провинциаль шәһәргә барасы килми диләр. Ә бездә бит мөмкинлекләр зуррак. Район хакимияте дә театрга уңай карый. Торак та бирелә, тулай торагыбыз да бар», - диде Фирзәт Габидуллин.

  • Туймазы татар дәүләт театры – Башкортстанда татар телендә эшләп килүче ике дәүләт театрының берсе. Бүген коллектив Казанның Кариев театры сәхнәсендә өч көнлек гастрольләрен ачып җибәрде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10