ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Балкыш» фестивале ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана

5 ноябрь 2019, 19:06 , Фото: gossov.tatarstan.ru

«Балкыш» фестивале ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана
 Ноябрь аенда Татарстан районнарында фестивальнең сайлап алу этабы башлана, ул 2020 елның февраленә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Алтынчы «Балкыш» фестивале ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Шул турыда ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VI Республика фестиваленең оештыру комитеты утырышында хәбәр ителде. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Фестиваль Бөек Ватан сугышында җиңү һәм ТАССРның 100 еллык тарихы истәлегенә лаеклы өлеш булачак. Фестивальнең әһәмияте шунда ки, аның мәйданчыгында безнең халыкларның иң яхшы традицияләре, шул исәптән рухи традицияләре дә тапшырыла», – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

«Балкыш» фестивале ярдәмендә ветераннар үзләрен җәмгыятьтә кирәкле итеп тоя, диде парламент башлыгы. «Ул үзешчән халык иҗатын популярлаштырырга, ветераннарның ялын оештырырга, аларны актив озын гомерле итәргә ярдәм итә», - дип өстәде.

Татарстан ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков бу фестиваль «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты максатларына һәм бурычларына тулысынча җавап бирә, дип өстәде.

Ул 2012 елда беренче фестивальдә 3,5 меңгә якын татарстанлы катнашты, ә 2018 елда бишенче фестиваль инде 20 меңнән артык башкаручыны җыйды, дип искәртте.

Якын көннәрдә Татарстан районнарында фестивальнең сайлап алу этабы башланачак, ул 2020 елның февраленә кадәр дәвам итәчәк. Март - апрель айларында зона турлары узачак. Фестивальнең Гала-концертын берничә тапкыр үткәрү планлаштырыла. Апрель аенда ул ТАССРның 100 еллыгына, май аенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак, ә октябрьдә Өлкәннәр декадасы кысаларында узачак. Фестиваль жюриен Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов җитәкли.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10