ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Тубылда Халыклар бердәмлеге көнендә "Гөрләшеп яшик әле" кичәсе оештырылды

5 ноябрь 2019, 18:48 , Фото: tatar-congress.org

Тубылда Халыклар бердәмлеге көнендә Концертта Себер татар мәдәнияте үзәге артистлары, “Мирас” бию коллективы, “Иртыш моңнары” фольклор коллективы катнашты.

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Халыклар бердәмлеге көнендә Тубыл шәһәренең Себер татар мәдәнияте үзәгендә бәйрәм концерты булды. Кичә дәвамында сәхнәдән котлаулар, шулай ук тынычлык, иминлек, игелек, татулык, туган илебезнең чәчәк атуы турында теләкләр яңгырады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концертта Себер татар мәдәнияте үзәге артистлары Хәсән Хучашев, Лариса Шумакова, Ирина Исхакова, “Мирас” бию коллективы, “Иртыш моңнары” фольклор коллективы катнашты. "Нур” әдәби-иҗат түгәрәгенә йөрүче балалар, “Сандугач” балалар вокаль коллективы чыгышлары аеруча җылы кабул ителде.

Концерт “Гөрләшеп яшик әле" композициясе белән тәмамланды. Соңыннан кунаклар үзләренең уңай фикерләрен һәм концертны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10