ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Санкт-Петербургта татар медиафорумы узды

5 ноябрь 2019, 18:25

Әлеге чара 2020 елда Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Милләтләр йортында төбәкнең татар медиафорумы узды. Әлеге чара 2020 елда Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге ярдәме белән шәһәр татар яшьләр хәрәкәте активисты һәм Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар порталына нигез салучы Равил Закиров оештырды.

Медиафорум медиабазарның алдагы нәтиҗәле үсешенә һәм журналистларның һөнәри дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Анда журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, туган якны өйрәнүчеләр, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре, бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре очрашты.

Әлеге медиафорумны уздыру төбәктә татар мәгълүмати мәдәниятен үстерү һәм фикер алышу өчен менә дигән мәйданчык булды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10