ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Татар зыялылары Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова бюстына чәчәкләр салды

5 ноябрь 2019, 17:23 , Фото: Рамиль Гали, Зилә Мөбәрәкшина

Татар зыялылары Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова бюстына чәчәкләр салды Татар шагыйрәсен нәзакатьле, гыйбрәт хисле һәм татар халкының язмышын, телнең үсеше юлларын үзенчә күзаллаган шәхес буларак искә алдылар.

(Әлмәт, 5 ноябрь,“Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бер төркем татар зыялылары күренекле татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманованың Әлмәт шәһәрендә урнашкан бюстына чәчәкләр салды. Искә алу чарасында "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Профессор Тәлгать Галиуллин XX йөз башында Аллаһы Тәгалә Габдулла Тукайны бүләк итсә, XX йөз уртасында хатын-кыз затыннан Саҗидә Сөләйманованы бүләк итте, дип басым ясады. "Күктә якты йолдыз кебек ялтырап алды да, үзенең гаять матур, бер яктан нәзакатьле, лирик тирән, гыйбрәт хисле, икенче яктан, татар халкының язмышын, илебезнең киләчәген һәм телебезнең үсеше юлларын үзенчә күзаллаган, шигъриятен калдырып, безне ташлап китте. Әмма без аны беркайчан да онытмадык", - диде ул.

Профессор Саҗидә Сөләйманова иҗатын каләм әһелләре һәр елны җыелып, искә алуларын, исемен хуплауларын әйтте. "Мин аның иҗатын бик яхшы беләм, яратам. Аның турында бик озаклап сөйли алыр идем", - диде Тәлгать Галиуллин.

Шагыйрә Рәмзия Габделхакова Саҗидә Сөләйманованы күңеленә якын булуын гына түгел, ә әнисенә охшаш булуын да сөйләде. "Шундый ягымлы, нурлы йөзле, җылы карашлы. Саҗидә апаның иҗатына әниләр елмаюы сеңгән кебек тоела миңа. Аның шигырьләрендә сафлык, чисталык, гаделлек, матурлык, мәхәббәт яши. Шуңа күрә дә аның шигырьләрен яратып укыйбыз", - диде ул.

Лауреат иясе Фәүзия Галиуллина Саҗидә Сөләйманованың бу дөньядан киткәненә шактый булса да, аның җырлары, шигърияте белән яшәвен искәртеп узды. "Аның исемендәге премияләр безне иҗат итәргә рухландырып тора, без аның каршында баш иябез", - диде ул.

Искә алу чарасында Казахстаннан килгән татарлар да бар иде. Алар, үзләренең читтә торуларына карамастан, йөрәкләре белән Татарстан белән бердәм булуын әйтеп үттеләр.

Санаулы минутлардан Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия тапшыру тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театрында үтәчәк.

Мәгълүм булганча, "Татнефть" компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсе быел өч лауреатны һәм өч кызыксындыру премиясе иясен билгеләгән, шулай ук иҗат белән шөгыльләнгән ун студентка стипендияләр бирергә карар иткән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10