ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Песков Путин белән туры элемтәнең 2020 елда узачагын хәбәр итте

5 ноябрь 2019, 17:42

Шул ук вакытта парламентка юлламаның вакыты әлегә билгеләнмәгән.

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). "Владимир Путин белән туры элемтә" 2020 елда булачак, парламентка юлламаны игълан итү вакыты әлегә билгеләнмәгән. Журналистларга Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков шул турыда әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Турыдан-туры элемтә киләсе елда булачак, - диде ул. - Федераль Җыенга Президент юлламалары быел ел ахырына кадәр булмаска да мөмкин".

"Әлегә юлламаның вакыты билгеләнмәгән", - дип өстәде Кремль вәкиле.

  • Путин, кагыйдә буларак, елга бер тапкыр туры элемтә үткәрә һәм парламентка мөрәҗәгать итә. Моннан алдагы туры элемтә 2019 елның июнендә булды, ә парламентка юлламаны президент 2019 елның февралендә игълан итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10