ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда яшьтәшләрен кыйнаган һәм акча таләп иткән биш яшүсмер тоткарланган

5 ноябрь 2019, 17:08

13-15 яшьлек үсмер егетләр корбаннарыннан акча таләп иткәннәр, ә баш тарткан өчен кыйнаганнар.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллыда яшьтәшләрен кыйнаган һәм алардан акча таләп иткән биш яшүсмер тоткарланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Узган атнада бер төркем яшүсмер, кыйнау белән янап, 13 яшьлек укучыдан ике мең сум акча таләп иткән. Ачыкланганча, шул ук егетләр элегрәк 16 яшьлек үсмердән акча таләп иткән булган. Үсмер егетне кыйнаганнар, ә вакыйганы телефоннарга төшергәннәр.

Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган. Тикшерүчеләр акча таләп итү буенча 13-15 яшьлек биш яшүсмерне ачыклаган.

Алар барысы да хәзер Балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча изоляцияләү үзәгендә тора.

Әлеге факт буенча тикшерү бара.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10