ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанстат башлыгы карабодайга бәяләр артуын аңлатты

5 ноябрь 2019, 16:52 , Фото: pixabay.com/СС0

Татарстанстат башлыгы карабодайга бәяләр артуын аңлатты Карабодай ярмасы бәясе критик күрсәткечләргә кадәр артмасын өчен аның запаслары җитәрлек, дип саный Наталья Гатауллина.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстанда карабодай ярмасына бәяләрнең артуы карабодай чәчүлекләре мәйданнарының кимүенә бәйле. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең (Татарстанстат) территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина хәбәр итте.

«Карабодайга бәяләр бераз арта. Мөгаен, бу карабодай чәчү мәйданнарының кимүенә бәйле. Бездә карабодай запасы җитәрлек, аның бәяләре критик күрсәткечкә кадәр үсәр дип уйламыйм», – диде Гатауллина.

Татарстанстат сайтында төп туклану продуктларына атна саен бастырылган мониторинг нигезендә, 21-28 октябрьдә карабодайга бәя 2,1 сумга (38,04 сумнан 40,22 сумга кадәр) арткан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10