ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

5 ноябрь 2019, 16:04 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
 Көндезге сәгатьләрдә һава 12 градуска кадәр җылынырга мөмкин.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 6 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы саклана. Вакыт-вакыт яңгырлар явып узачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада, шул исәптән Казанда да көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил булачак.

Төнлә термометр баганалары 2 градустан түбән төшмәячәк. Көндез һава температурасы +7дән +12 градуска кадәр булачак.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10