ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Владимир Путин Татарстанда өч яңа судья билгеләде

5 ноябрь 2019, 15:26

Россия Президенты Казан судларында башлык, урынбасар һәм Татарстан районы суд башлыгын билгеләде.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Владимир Путин Татарстанда өч яңа судья билгеләде. Тиешле мәгълүмат хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Россия Президенты карары буенча Казанның Авиатөзелеш районы суды рәисе урынбасары итеп Илшат Төхвәтуллин билгеләнде.

Питрәч районы суды рәисе итеп Ирек Нәбиев, ә Казан шәһәренең Идел буе районы суды рәисе итеп Ринат Сафин билгеләнде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10