ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«ASYL» конкурсына кабул ителгән татар пьесалары барысы да лонг-биткә кертелгән

5 ноябрь 2019, 15:09

Оештыручылар барлыгы 217 пьеса кабул ителгәнен, аның бик азы гына татар телендә булуын әйткәннәр иде.

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры балалар һәм яшүсмерләр өчен «ASYL» Бөтенроссия драматургия конкурсының лонг-битенә бөтен татар пьесаларын керткән. Исемлек театр сайтына урнаштырылган.

“Без конкурска килгән бөтен татар пьесаларын лонг битенә керттек. Хәтта сыйфатлары югары булмаганнарын да керттек, үзебез шулай теләдек. Әмма алга таба конкурсның шорт битен әзерләгәндә алар барысы да кермиләр. Без театрларда куелырга мөмкин дип саналганнарын гына үткәрәчәкбез”, - диде конкурсның жюри рәисе, Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов.

Татар телендәге пьесаларны Ренат Әюповтан тыш, әдәбият белгечләре Әлфәт Закирҗанов, Миләүшә Хабетдинова һәм театр тәнкыйтьчесе Гөлшат Фәттахова укый.

Пьесаларның шорт битенә кертелгәннәре рус теленә тәрҗемә ителәчәк. “Яхшы пьесалар күбрәк булса, вакыт кыска булу сәбәпле тәрҗемә тулы булмас, ул автор идеясенә хилафлык китермичә, фабула рәвешле булырга да мөмкин. Әмма рус теле экспертлары да бу әсәрләр белән танышачак”, - ди жюри рәисе.

Драматургия конкурсы күз алдында тотылган аудиториянең яшенә карап дүрт өлешкә бүленгән. Лонг битенә барлыгы 80 спектакль кертелгән. Аудитория 6 яшькә кадәрге балалар, 7 – 10, 11 – 15 һәм 16+ дип бүленгән. Экспертлар нәниләр өчен – 14, 7 – 10 яшьлекләр өчен – 26, калган ике номинациягә егермешәр пьеса сайлаган. Оештыручылар барлыгы 217 пьеса кабул ителгәнен, аның бик азы гына татар телендә булуын әйткәннәр иде.

Конкурсның шорт бите 15 ноябрьгә әзер булачак. Җиңүчеләр 30 ноябрьгә билгеләнер дип көтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10