ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Полиция хезмәткәрләре Казанның Фучик урамында сугышкан кешеләрне ачыклый

5 ноябрь 2019, 14:44

Шаһитләр полициягә Фучик урамындагы бер йорт ишегалдында егермеләп кеше сугышуын, өч ир-атның җирдә ятуын хәбәр иткән.

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Полиция хезмәткәрләре Казанның Фучик урамында булган масскаүләм сугышуда катнашучыларны ачыклый. Бу хакта “Татар-информ”га Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Агентлыкка билгеле булганча, полициягә 3 ноябрьдә, кичке 22:20 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. Шалтыраткан кеше Фучик урамындагы бер йорт ишегалдында егермеләп кеше сугышуын, өч ир-атның җирдә ятуын сөйләгән.

“Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый. “Кыйнау” маддәсе буенча җинаять эше ачылган”, - дип сөйләделәр Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә.

  • Алдарак “Татар-информ” 2 ноябрьдә Казанның Мәүлетов урамында атыш булган дип хәбәр иткән иде. Яшьләр төркеме талашып китә һәм бер мизгелдә аларның берсе газ пистолетыннан берничә мәртәбә ата. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре әлеге бәрелешнең катнашучыларын ачыклый.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10