ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Җанисәп сораулары төрле телләргә тәрҗемә ителәчәк

5 ноябрь 2019, 14:14

Татарстанда халык санын исәпкә алучылар штатына тәрҗемәче ставкасын кертү күздә тотыла.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2020 елда Бөтенроссия халык саны исәбен алу чарасында сорау бланклары төрле телләргә тәрҗемә ителәчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча Территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина хәбәр итте.

“Җанисәп сораулары белән битләр русча аңламаучылар өчен Россия халыкларының туган телләренә һәм чит телләргә дә тәрҗемә ителәчәк. Җанисәп программасы әле ахыргача расланмаган, нинди телләр булуы турында карар да җанисәп программасы тәгаенләнгәч кенә кабул ителәчәк”, - диде ул.

Наталья Гатауллина сүзләренчә, халык санын исәпкә алучылар штатына Татарстанда тәрҗемәче ставкасын кертү күздә тотыла.

Социаль-икътисади мониторинг буенча комитет рәисе Валерий Кандилов оештыручыларның тәрҗемә тәэмин итәргә бурычлы булуларын искәртте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10