ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан Россиянең иң төзек юллы шәһәрләр исемлегенә керде

5 ноябрь 2019, 12:19

Бөтенроссия халык фронты экспертлары Россиянең 56 шәһәрендә трассаларны тикшергән.

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Россиядә иң куркынычсыз юллар - Белогордта һәм Казанда, ә иң сыйфатлы юллар Төмәндә дип табылган. Бу хакта Бөтенроссия халык фронты тикшерүенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

“Юл инспекциясе ОНФ/Үлгән юллар картасы” проекты экспертлары 2019 елның апреленнән сентябренә кадәр Россиянең 56 шәһәрендә трассаларны тикшергән. Урам-юл челтәренең гомуми торышына, шулай ук куркынычсызлыгына бәя бирелгән. 33 урында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шәһәр мохитенең үтемлелеге дә тикшерелгән.

“Тикшерү вакытында катнашучылар юл билгеләре булуга, аның сыйфатына, җәяүлеләр кичүе һәм урам чатларын җиһазландыруга, яктыртуга игътибар иткән. Әлеге критерий буенча Белгород - алдынгы. Халык фронты экспертлары фикеренчә, башка төбәкләргә дә бу шәһәрнең уңай тәҗрибәсен кулланырга кирәк”, - диелә тикшерү нәтиҗәләре буенча отчетта. Икенче урында - Казан, өченче урында - Пермь. Рейтингта соңгы урынны Калуга шәһәре алган.

Халык фронты мәгълүматлары буенча шәһәрдәге юлларда, шул исәптән җәяүлеләр кичүендә дә билгеләр ясалмаган, хәтта үзәк урамнарда да чокырлар булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10