ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Фәррахов: Уңышлы инвестпроектлар өчен төбәкләрнең бурычларын бетерергә мөмкиннәр

5 ноябрь 2019, 11:36 , Фото: Султан Исхаков

Фәррахов: Уңышлы инвестпроектлар өчен төбәкләрнең бурычларын бетерергә мөмкиннәр Яңа бюджетка төзәтмәләр кабул ителгәч бу инициатива эшли башларга мөмкин, диде Дәүләт Думасы депутаты.

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”, Егор Никитин). Россия Финанс министрлыгы ил регионнарының федераль үзәк каршындагы бурычларын бетерергә мөмкин. Моның өчен Федерация субъектына үз территориясендә уңышлы эшләячәк инвестицион проект ясарга кирәк булачак. Хәзер инициатива буенча ил Хөкүмәтендә фикер алышалар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән әңгәмәдә Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, Бюджет һәм салым буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Айрат Фәррахов сөйләде.

Ул хәзерге бюджетның соңгы берничә елда беренче тапкыр профицит, ягъни чыгымнарга караганда казна керемнәре шактый югары булачак диде. Шуның аркасында Россия төбәкләренә өстәмә бирү ярдәм мөмкинлеге барлыкка килде.

“Күп субъектлар төрле чаралар уздыру, шул исәптән Татарстан да Универсиада өчен бюджет кредитлары алды. Бюджет кредитында зур процент юк, әмма аны барыбер кайтарырга кирәк. Дәүләт Думасы депутаты һәм спикер Вячеслав Володин инвестицион үсешкә ярдәм итү өчен әлеге акчаларны кире кайтармаска, ә төбәк территориясендә инвестицион проектларга тотарга рөхсәт итү тәкъдиме белән Хөкүмәткә мөрәҗәгать итте. Әгәр бу проектлар эшләп китсә, Финанс министрлыгы аларны (бурычларны – Т-и искәрмәсе) бетерергә тиеш”, - диде Фәррахов.

Ул әлеге яңалык кертелгән очракта аның революцион характерда булачагын әйтте. Хәзерге вакытта Хөкүмәттә әлеге мәсьәләне эшләп бетерү белән шөгыльләнәләр. Бу эшнең нәтиҗәсе 13 ноябрьдә Дәүләт Думасында узачак бюджетның икенче укылышына тәкъдим ителергә тиеш.

“Инвестпроектлар күп төрле, икътисад үсешенә этәргеч бирә торган булырга мөмкин. Мәсәлән, юллар һәм инфраструктура үсеше өчен кредитны компенсацияләү”, - диде парламентарий.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10