ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

2020 елда Татарстанда халык санын алу чарасына күпме акча тотылачагы билгеле

5 ноябрь 2019, 11:23 , Фото: gov.spb.ru

2020 елда Татарстанда халык санын алу чарасына күпме акча тотылачагы билгеле
Татарстан җанисәп алучыларны җайланмалар белән тәэмин итүгә, җиһазланышка 60 млн сум тирәсе субвенцияләр алачак.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2020 елда Татарстанда халык санын алу чарасына күпме акча тотылачагы билгеле. Барлыгы 360 млн сум булыр дип көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

"Күп кенә чыгымнар үзәкләшкән төстә. Татарстан җанисәп алучыларны җайланмалар белән тәэмин итүгә, җиһазланышка 60 млн сум тирәсе субвенцияләр алачак", - диде Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча Территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина.

Аның сүзләренчә, хезмәт хакларын, башка чыгымнарны да исәпкә алып, халык саны исәбен алуга барлыгы 360 млн сум тирәсе акча сарыф ителәчәк. "Бу акча федераль бюджеттан. Татарстан акча тотмый", - дип тәгаенләде Социаль-икътисади мониторинг буенча комитет рәисе Валерий Кандилов.

  • 2020 елның 1-25 октябрендә Бөтенроссия халык саны исәбен алу чарасы уздырылачак. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10