ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Октябрь азагында Тобольск шәһәрендә югалган пенсионерны Татарстанда тапканнар

5 ноябрь 2019, 11:04

Матбугат чаралары мәгълүматлары буенча, ир-атның өеннән чыгып китеп, үзенең туган ягына – Татарстанга баруы беренче тапкыр гына түгел.

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Тобольск шәһәрендә октябрь азагында җиңелчә генә киенеп өеннән чыгып киткән пенсионерны Татарстанда тапканнар. Бу хакта Вслух.ру басмасы хәбәр итә.

Тобольскида яшәүче 78 яшьлек ир-атны бер атна эзләгәннәр. Өлкән яшьтәге ир-ат 29 октябрьдә өеннән чыгып китә һәм югала. Матбугат чаралары язуынча, ир-ат җиңелчә генә киенгән булган. Аның өстендә спецовка, кепка һәм резин итекләр булган.

Пенсионерны эзләүдә полиция һәм волонтерлар катнашкан. Ир-атны Татарстанда тапканнар. Матбугат чаралары мәгълүматларына караганда, аның Татарстанга беренче тапкыр гына чыгып китүе түгел. Өлкән яшьтәге ир-атның республикага акчасыз һәм документларсыз ничек килеп эләгүе билгесез.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10