ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан Россиянең иң уңайлы шәһәрләре исемлегенә кергән

5 ноябрь 2019, 10:45

Татарстан башкаласының сыйфат индексы 360 баллдан 190 баллны тәшкил иткән.

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”, Ксения Перепеченова). Татарстан башкаласы уңайлы шәһәр мохите булган Россия шәһәрләре исемлегенә керде. Казан 360 баллдан 190 балл җыйган. Бу хакта Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы уздырган тикшеренүдә әйтелә.

“Шәһәр мохитенең сыйфат индексы – материаль шәһәр мохитен һәм аның формалашу шартларын бәяләү инструменты”, - дип белдерә тикшеренү авторлары.

Иң югары бәяне Россиядәге бер шәһәр дә җыя алмаган. 276 балл белән рейтингның беренче урынын Мәскәү алган. Алга таба Санкт-Петербург, Екатеринбург бара, ә Түбән Новгород шәһәре Казан белән бертигез баллар җыйган.

Казан яшел зоналар, иҗтимагый-эшлекле инфраструктура, торак һәм гомумшәһәр киңлеге өчен югары бәя алган. Ә урам-юл челтәре һәм социаль-досуг инфраструктура максималь балларның яртысыннан азрагын гына җыйган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10