ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Искешәһәрдә яшәүче татарлар “Татарча диктант” акциясенә нәтиҗә ясаганнар

5 ноябрь 2019, 08:47 , Фото: Ведат Догу и Зара Кәбирова

Искешәһәрдә яшәүче татарлар “Татарча диктант” акциясенә нәтиҗә ясаганнар “Татарча диктант – 2019” дөньякүләм белемне тикшерү акциясенә Төркия шәһәрләре - Анкара, Искешәһәр, Измир, Истанбул һәм Анталия дә кушылган иде.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Искешәһәрдә яшәүче татарлар татарча диктант белән бәйле җыелыш үткәргәннәр. Бу хакта Истанбулда укучы татар аспиранты, инженер-төзүче Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итә.

“Биредә яшәүче татарлар белән бергә җыелып диктантыбызга нәтиҗә ясадык, хаталар өстендә эшләп алдык. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Җыелышта иң өлкән һәм иң яшь диктант язучы, I, II һәм III урынга лаек булучылар бүләкләнде”, - ди Зара Кәбирова.

“Татарча диктант – 2019” дөньякүләм белемне тикшерү акциясенә 19 октябрь көнне Төркия шәһәрләре - Анкара, Искешәһәр, Измир, Истанбул һәм Анталия дә кушылган иде.

“Искешәһәрдә Төркия татарлары - мөһаҗир оныклары, университет укучылары, татар теле белән кызыксынучы башка милләт кешеләре татарча диктант язды. Диктантка 45 кеше килде, 34е диктант язды. Төркиядә татарча диктант язучылар саны буенча Искешәһәр беренче урында булган иде», - ди Айгөл Зара Кәбирова.

Җыелыш Истанбулның Казан татарлары мәдәният йортында узган. Татарча диктант та шунда язылган иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10