ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Саба районының рәсем укытучылары республика конкурсы финалына чыккан

5 ноябрь 2019, 08:45 , Фото: saby.tatarstan.ru

Саба районының рәсем укытучылары республика конкурсы финалына чыккан Конкурс финалына барлыгы җиде номинация буенча 76 катнашучы узган.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ").  "Саба балалар сәнгать мәктәбе"нең рәсем укытучылары "Татарстан Республикасының Туристлык сувениры-2019" конкурсында финалга үтте. Бу турыда Саба муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге бәйге 3 этапта узды. Барлыгы 7 номинация буенча 317 гариза тәкъдим ителгән иде. Алар - этнографик милли сувенир, шәһәр һәм туристлык маршруты сувениры, Музей сувениры, сувенир – уенчык, төрү продукциясе, инновацион сувенир һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган сувенирлар.

Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укытучылары Г.Газизова һәм Э.Галиева беренче 2 этап нәтиҗәләре буенча финалга чыкты һәм истәлекле дипломнар белән бүләкләнде. 

Конкурс финалына барлыгы җиде номинация буенча 76 катнашучы узган. Алар арасында сәнгать мәктәбе укытучылары эшләре дә бар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10