ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ульяновскида дзюдо буенча турнир җиңүчеләре ачыкланды

5 ноябрь 2019, 04:07

Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүче итеп Ульяновск өлкәсе вәкилләре танылды.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). Ульяновскида махсус отряд хезмәткәре Эльвир Якупов hәм хокук тәртибен саклау органнарының хәрби бурычларын үтәгәндә hәлак булган хезмәткәрләре истәлегенә дзюдо буенча турнир җиңүчеләре ачыкланды. Бу турыда "Өмет" газетасы хәбәр итә.

Әлеге турнир — спорт бәйгесе безнең төбәк территориясендә ел саен үткәрелә. Беренче тапкыр ул 2000 елда СОБР хезмәткәрләре hәм Эльвир Якупов егет вакыттан ук тренировкаларга йөргән "Мужество" спорт клубы инициативасы буенча оештырыла. Хәзер турнирда Ульяновск өлкәсе командалары белән беррәттән, илебезнең башка регионнары вәкилләре дә катнаша.

Күркәм чараны Росгвардиянең Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе начальнигы урынбасары полиция полковнигы Марат Гафуров ачып җибәрде.

"Шундый спорт турнирлары яшь кешеләргә cәламәт яшәү рәвеше алып барырга этәргеч ясый hәм үсеп килүче буынны хокук тәртибен саклаучыларның батырлыгы hәм тәвәккәллеге, кыюлыгы үрнәгендә тәрбияләү мөмкинлеге бирә. Бүген без хезмәт бурычларын үтәгәндә, дәүләтебезнең иминлеген тәэмин итеп, терроризмга каршы көрәштә батырларча hәлак булган махсус отряд хезмәткәрләрен искә төшерәбез", диде ул. 

2006-2008 елларда туган 140 егет hәм кыз төрле үлчәү категорияләрендә үзләренең командаларын тәкъдим иттеләр. Яшьләр ике көн дәвамында үзләренең осталыкларын, көрәш техникасын күрсәттеләр.

Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүче итеп Ульяновск өлкәсе вәкилләре танылды. Аларны медальләр hәм кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10