ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәт башлыгы мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты

4 ноябрь 2019, 22:08 , Фото: almetyevsk.tatar.ru

Әлмәт башлыгы мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты Әңгәмә барышында җир кишәрлекләре бирү, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, спорт, мәдәният өлкәләренә кагылышлы актуаль темалар күтәрелде.

(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Тимур Нагуманов мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты. Тагын бер мөһим сәбәп - Тимур Нагуманов Әлмәт муниципаль районын җитәкләгән вакыттан алып 100 көннән артык вакыт узды. Бу турыда Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында район башлыгы журналистларга шәһәрдә җирле хакимият тарафыннан башкарыла торган эшләр турында сөйләде һәм аларның сорауларына җавап бирде. Алар агымдагы бурычларга, шулай ук шәһәрнең үсеш перспективаларына кагылды.

Тимур Нагуманов "Татнефть" компаниясенә мөмкин булган барлык планнарны һәм проектларны гамәлгә ашыруда һәрьяклы ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте.

Әңгәмә барышында җир кишәрлекләре бирү, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, спорт, мәдәният өлкәләренә кагылышлы актуаль темалар күтәрелде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10