ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Лаеш районында чокырга төшкән машинада 15 яшьлек кыз имгәнгән

4 ноябрь 2019, 15:54 , Фото: очевидцы

Лаеш районында чокырга төшкән машинада 15 яшьлек кыз имгәнгән Юл-транспорт һәлакәте Столбище авылында «Таткабель» заводы янында булган.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районында ярга төшеп киткән внедорожникта 15 яшьлек кыз имгәнгән. Бу хакта юл һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте Столбище авылында «Таткабель» заводы янында булган. «Шевроле Нива» йөртүчесе идарә итә алмаган һәм юл кырыена чыгып киткән. Машина әйләнгән һәм чокырга төшеп китккән.

Баланы хастаханәгә алып киткәннәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10