ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рәссам Илдар Зариповка һәйкәл ясау буенча иң яхшы проектка бәйге игълан ителде

4 ноябрь 2019, 15:47

Реализм һәм модернизм чорында эшләгән рәссам 2012 елда вафат булды.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Мәдәният министрлыгы Россиянең халык рәссамы Илдар Зариповка кабер ташы һәйкәленең иң яхшы эскиз проектына ачык конкурс игълан итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Конкурста иҗади берлекләр әгъзалары булган скульпторлар, рәссамнар, дизайнерлар, архитекторлар чакырыла», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Конкурс 2020 елның 15 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр Татарстан Мәдәният министрлыгының ММЧ һәм җәмәгатьчелек оешмалары белән элемтә бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен: 8 (843) 264-73-91.

  • Илдар Касыймов улы Зарипов 1939 елның 15 ноябрендә Казанда туган. Казан сәнгать училищесын, Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтын һәм СССР сәнгать академиясенең остаханәсен тәмамлаган.
  • ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1977), РСФСРның атказанган рәссамы (1983), ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1994), Бакый Урманче исемендәге ТР Мәдәният министрлыгы премиясе лауреаты (2001), РФ халык рәссамы (2002). Рәссам 2012 елның 14 июнендә вафат булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10