ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Песошин Татарстанның «Театраль Идел буе» этабында җиңгән спектакльне карады

4 ноябрь 2019, 14:44 , Фото: tatarstan.ru

Песошин Татарстанның «Театраль Идел буе» этабында җиңгән спектакльне карады «Театраль Идел буе» проекты яшьләрне театр мохитенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Театраль Идел буе» фестиваленең төбәк этабында җиңгән «Парковка» спектакленең язмасын карады. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Просмотр Премьер-министром Татарстана Алексеем Песошиным записи спектакля «Парковка», победившей в региональном этапе фестиваля «Театральное Приволжье»

Спектакльне Сөмбел Гаффарова драмасы буенча Казан дәүләт мәдәният институты студентлары куйды. Сюжет буенча Фатима исемле хатын-кыз үзенең тормыш өстенлекләрен яңадан барлый.

Просмотр Премьер-министром Татарстана Алексеем Песошиным записи спектакля «Парковка», победившей в региональном этапе фестиваля «Театральное Приволжье»

Фестиваль финалына Татарстаннан Георгий Хугаев пьесасы буенча «Жил-был пес» балалар спектакле чыкты. Спектакльне Чаллының 61нче гимназиясеннән «РИФ» театр студиясе тәкъдим итте.

  • «Театраль Идел буе» проекты яшьләрне театр мохитенә җәлеп итүгә, патриотик, гуманистик кыйммәтләр булдыруга һәм яшьләр театр сәнгатен үстерү өчен яңа этәргеч бирүгә юнәлдерелгән.
  • Төбәк этабында 483 коллектив катнашты. Җиңүче спектакльләрнең видеоверсияләре фестивальнең рәсми сайтында бастырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10