ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

«Россия тимер юллары» поезды пошины бәрдергән өчен җавап тотачак

4 ноябрь 2019, 14:19

Пошины Түбән Камадан Ижевскига баручы поезд бәрдергән.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның транспорт прокуратурасы «Россия тимер юллары» җәмгыятен пошины бәрдергән өчен судка биргән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кама транспорт прокуратурасы ачыклаганча, чәршәмбе көнне узган атнада Түбән Камадан Ижевскига баручы поезд тимер юлның сигезенче километрында пошины бәрдергән. Хайван һәлакәт урынында үлгән.

Бу очракта закон буенча «Россия тимер юллары» ААҖ китергән зыян өчен җаваплылык тота.

Нәтиҗәдә, транспорт прокуратурасы судка мөрәҗәгать иткән, анда оешма республиканың хайваннар дөньясына китерелгән зыянны каплавын таләп итте.
 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10