ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Лаеш районында юл һәлакәтендә дүрт кеше имгәнгән

4 ноябрь 2019, 12:53 , Фото: очевидцы

Лаеш районында юл һәлакәтендә дүрт кеше имгәнгән Юл-транспорт һәлакәте бүген төндә Олы Кабан авылыннан өч чакрым ераклыкта булган.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районында әйләнеп түбәсенә яткан машинаның йөртүчесе һәм өч пассажиры зыян күргән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте бүген төнлә Олы Кабан авылыннан өч чакрым ераклыкта булган.

Автомобиль аэропорт ягыннан хәрәкәт иткән. Машина йөртүчесе идарә итә алмаган һәм машина юл кырыена төшеп китеп, түбәсенә әйләнеп яткан.

Беренчел мәгълүматлар буенча Бәйсез дәүләтләр берлегенең бер иле гражданнары булган йөртүче һәм өч пассажир төрле җәрәхәтләр алган. Алар Республика клиник хастаханәсенә озатылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10