ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Казанда «Парк Хаус»та егет белән сакчы сугышкан очракны тикшерәләр

4 ноябрь 2019, 12:00 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Казанда «Парк Хаус»та егет белән сакчы сугышкан очракны тикшерәләр Сакчыга суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә шаһитлар сакчы белән бер егетнең сугышканын видеога төшергән. Видео социаль челтәрдә чыкты.

Россия эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу хәлдән соң куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре полициягә гариза язган.

Бу факт буенча тикшерү үткәрелә. Хәзер сакчыга суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Аның нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10