ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан автокредитлар саны күп булуы буенча төбәкләр бишлегенә керде

4 ноябрь 2019, 09:23

Автокредитлар саны буенча лидерлар Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Петербург булган.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның III кварталы йомгаклары буенча Татарстан бирелгән автокредитлар саны буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны алды.

«Автостат» аналитик агентлыгы һәм Милли кредит тарихлары бюросы мәгълүматы буенча, 2019 елның июленнән сентябренә кадәр республикада 13,5 мең автокредит бирелгән. Бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14,8 процентка күбрәк.

Шул ук вакытта тулаем ил буенча өч ай эчендә зур кредит оешмалары 259,2 мең автокредит биргән. Аларның саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19,1процентка арткан.

Кредитка алынган автомобильләр саны буенча Мәскәү лидер булды (19,3 мең автокредит, үсеш - 14,1 процент). Икенче урында - Мәскәү өлкәсе (15,8 мең автокредит һәм үсеш 18,8 процент), ә өченчесе – Санкт-Петербург (15,4 мең кредит һәм 14,2 процент үсеш). Башкортстан 11,7 мең кредитка алынган авто һәм 5,8 процент үсеш белән бишенче төбәк булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10