ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Удмуртиядә Идрис Туктарның "Урман бәйләме"н табигать кочагында өйрәнделәр

4 ноябрь 2019, 03:23

Укучылар миләш, каен, шомырт, балан яфракларыннан ясалган бәйләмнәренә "Янгын", "Беләзек" дигән исемнәр биргән.

(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ"). Удмуртиядә 3 сыйныфта татар әдәбияты дәресендә Идрис Туктарның "Урман бәйләме" хикәясен табигать кочагында өйрәнгәннәр. Балалар көзге урманга барып, яфраклардан бәйләм ясаган. Бу турыда "Яңарыш" газетасы хәбәр итә.

Хикәядә Нурия исемле кыз көз көне имәннең сары, кызыл, кызгылт яфраклар белән бизәлүен, имән астында төрле төстәге яфраклардан түшәлгән келәмне күрә. Укучылар миләш, каен, шомырт, балан яфракларыннан ясалган бәйләмнәренә "Янгын", "Беләзек" дигән исемнәр биргән.

5 сыйныфта география дәресендә "Нәрсә ул рельеф?" дигән теманы өйрәнгәндә дә, укучылар табигатькә чыккан. Велосипедка утырып, Бугашур авылына геодезия пунктына барганнар. Алар иң биек урыннарга урнаштырылган. Әлеге унөч пункт районда узган гасырның 70нче елларында урнаштырылган.

Соңыннан Бугашур һәм Түбән Пажма авыллары арасында урнашкан геодезия пунктына сәяхәт кылганнар. Бу районның иң югары ноктасы. Авыл аксакаллары сүзләренчә, Гражданнар сугышы вакытында биредә күзәтү манарасы торган. Монда тирә-юнь дүрт яктан уч төбендәге кебек күренә.

География, биология, химия укытучылары белән берлектә узган дәрес тә бик эчтәлекле үзган. Бергәләп безнең зонада үскән агачлар, үләннәр, гөмбәләр белән танышканнар. Яшь химиклар туфракның әчелеген тикшергән. География һәм биология укытучылары кайсы туфракка нинди ашламалар кулланырга кирәклеген аңлаткан.

Көннәр матур торганда, барлык мәктәп укучылары белән күмердә пешкән бәрәңге көнен уздырганнар. Ул көнне балалар татлы приз – карбызны да эзләп тапкан. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10