ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Азнакайда яшәүче хатын эшләгән дә, эшсезлек буенча пособие да алган

3 ноябрь 2019, 20:11 , Фото: архив

Азнакайда яшәүче хатын эшләгән дә, эшсезлек буенча пособие да алган Дәүләткә килгән гомуми зыян 27 мең сумнан артык булган.

(Азнакай, 3 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк", Таңсылу Синаева). ​​​​​​​Азнакай шәһәр прокуратурасы 40 яшьлек ханымга карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Азнакайда яшәүче хатын эшләгән дә, эшсезлек буенча пособие да алган.  Бу турыда Азнакай шәһәр прокуратурасы мәгълүматларына сылтама белән район газетасы хәбәр итә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ул 2018 елның мартында, үзенең эшкә урнашканын яшереп, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә ялган мәгълүматлар тапшыра һәм берничә ай дәвамында законсыз рәвештә эшсезлек буенча пособие алуын дәвам итә.

Дәүләткә килгән гомуми зыян 27 мең сумнан артык булган. Ул түләүләр алганда мошенниклык кылуда гаепләнә. Ханым үзенең гаебен таный.

Карар чыгару өчен җинаять эше җәмәгать судына юлланган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10