ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан мәктәбендә репрессия корбаннарын искә алу музее ачылды

3 ноябрь 2019, 17:51 , Фото: mtsz.tatarstan.ru

Казан мәктәбендә репрессия корбаннарын искә алу музее ачылды
 Музей мәйданчыгы репрессия корбаннары иҗтимагый оешмасы башлыгы Әминә Җәләлева инициативасы белән булдырылган.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 7нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында сәяси репрессия корбаннарын искә алу музее ачылды. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2017 елдан башлап Татарстан Республикасы пенсионерлары һәм инвалидларының – сәяси репрессия корбаннарының төбәк гуманитар оешмасын җитәкләүче, ә аңа кадәр 15 елдан артык Казанның Яңа Савин районы буенча әлеге коммерциячел булмаган оешманың җирле бүлеге активисты булган Әминә Җәләлиева музей оештыру инициативасы белән чыкты. Ул шулай ук музей мәйданчыгын оештыруда да катнашты.

Музей ачылу тантанасы сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган иде. Анда репрессия корбаннарының иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сәяси репрессия корбаннарын искә алу китабын чыгарачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10