ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда психологик ярдәм көне оештыралар

3 ноябрь 2019, 17:16

Балалар һәм аларның әти-әниләре профессиональ ярдәм ала алачак.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында 8 ноябрьдә психологик ярдәм көне узачак. Бу хакта балалар омбудсмены матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конфиденциаль әңгәмә барышында өлкәннәр һәм балалар белгечләр белән аларны борчыган темалар турында сөйләшә алачак. Алар гаиләдә балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында низаглар, яшьләрнең яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләре һәм башка нәрсәләр турында аралаша алачак.

(843)236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. Кабул итү: Казан, Карл Маркс ур., 61нче йорт адресы буенча узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10