ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Яшүсмерләргә гаджетларны көнгә өч сәгатьтән артык кулланмаска киңәш ителә

3 ноябрь 2019, 17:00

Гаджетлар белән мавыгу яшьләрнең физик халәтенә тискәре йогынты ясый, шулай ук йокыны һәм спорт белән шөгыльләнүне киметә.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Н.И.Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты һәм Төньяк дәүләт медицина университеты белгечләре сәламәтлеккә зыян китермичә үсмергә гаджетлар белән күпме вакыт үткәрергә мөмкин икәнлеге турында сөйләде. Тикшеренүләр нәтиҗәләрен RT китерә.

Электрон девайсларны көн саен куллануның тәкъдим ителгән вакыты өч сәгатьтән дә артык түгел. Белгечләр фикеренчә, электрон девайсларга күбрәк вакыт бирүчеләрнең физик тайпылышлары арта бара.

Потенциаль проблемалар арасында начар күрү, психик һәм неврологик тайпылышлар, терәк-хәрәкәт аппараты эшчәнлеге бозылу очраклары тора. Ә колакчынлы җайланмалардан артык еш файдалану ишетү органнары авырулары куркынычын арттыра, дип җиткерә белгечләр.

Гаджетлар белән мавыгу йокыга вакытны, спорт дәресләрен һәм саф һавада йөрү вакытын киметә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, мәктәп укучылары йокыга 9 процент, ә студентлар 7 процентка азрак вакыт сарыф итә.

Тикшеренү Россиянең өч төбәгеннән 465 өлкән сыйныф укучысы һәм 598 студент арасында үткәрелде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10