ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Татарстанда төнлә буран һәм бозлавык көтелә

3 ноябрь 2019, 16:37 , Фото: архив

Татарстанда төнлә буран һәм бозлавык көтелә
Төнлә һава температурасы 0..-5 градус градус тәшкил итәчәк, көндез -1дән +4 градуска кадәр җылыначак.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә болытлы һава торышы һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән, көндез урыны белән юеш кар, бозлы яңгыр көтелә.

Аерым районнарда бозлавык, төнлә шулай ук күз күреме 1-2 километрга кадәр начарланып, буран булуы көтелә. һава температурасы 0..-5 градус градуска кадәр җитәчәк.

Көндез термометр баганалары +4 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда бозлавык фаразлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10