ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсына гаризалар кабул ителә

3 ноябрь 2019, 15:39

Анда ил төбәкләрендә яшәүче 18 яшькә җиткәннәр, шулай ук Россия гражданлыгы булган чит ил кешеләре катнаша ала.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). «Татар халкының этнографик мозаикасы» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучыларның эшләре 20 ноябрьгә кадәр: «Халык-гамәли сәнгате. Гореф-гадәтләр һәм йолалар», «Портрет» һәм «Фотография-документ. Киләчәк буыннарга юллама» - «XXI гасыр. Иҗади яшьләр портреты» номинацияләре буенча кабул ителә.

Үз фотоларын илнең 18 яшьтән узган кешеләре, шулай ук Россия гражданлыгы булган чит ил кешеләре дә җибәрә ала.

Фотоконкурс татар халкының традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу һәм популярлаштыру, аның Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүче вәкилләренең милли тәңгәллеген үстерү максатыннан үткәрелә. Конкурс шартлары турында тулырак Мәдәният министрлыгы сайтында белергә була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10