ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Владимир Путин Градскийны 70 яшьлек юбилее белән котлады

3 ноябрь 2019, 15:03

Президент артистның хезмәт сөючәнлеген һәм аның яшьләрнең һөнәри үсеше турында ихлас кайгыртуын билгеләп үтте.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин илнең халык артисты Александр Градскийны юбилее белән котлады. Бүген танылган мәдәният эшлеклесенә 70 яшь тулды.

«Олы һәм бай талант, уникаль вокал осталык, һичшиксез, сәнгать тоемлавы Сезгә югары танылуга ирешергә, илебез эстрада сәнгате тарихына якты сәхифәләр калдырырга мөмкинлек бирде», — диелә Кремль сайтында урнаштырылган котлау телеграммасында.

Президент бүгенге көндә дә Градскийның яраткан эше белән мәшгуль булуын, күп кенә кызыклы проектларда катнашуын һәм яшьләрнең һөнәри үсеше турында ихлас кайгыртуын искәртте.

  • Александр Градский 1949 елның 3 ноябрендә Копейскида (Чиләбе өлкәсе) туган. «Легенда о старом маяке» (1976), «Следствие ведут Знатоки» (1985), «Перевал» (1988), «Узник замка Иф» (1988), «Стереотипы» (1989), «В августе 44-го» (2001) һәм башка фильмнарны да кертеп, уннарча фильмда көй авторы булып тора.
  • «Голос» популяр тамашасының берничә сезонында остаз сыйфатында катнашты. 2014 елда Мәскәүдә үзенең шәхси «Градский Холл» музыкаль театрын ачты. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10