ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Менделеевскида биш катлы йорттагы фатирда чыккан янгында ир-ат һәлак булган

3 ноябрь 2019, 14:16 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Менделеевскида биш катлы йорттагы фатирда чыккан янгында ир-ат һәлак булган
 Янгын Химиклар урамындагы йортның ике бүлмәле фатирында чыккан.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Менделеевскида биш катлы йорттагы фатирларның берсендә янгын сүндергәндә ир-ат мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Химиклар урамындагы биш катлы йортның ике бүлмәле фатирында янгын чыгу турында хәбәр килде.

Урында 86нчы янгын сүндерү бүлеге янгын сүндерүчеләре ир-атның үлгән икәнлеген ачыклый.

Янгын мәйданы биш квадрат метр тәшкил иткән. Янгын чыгу сәбәпләрен белгечләр тикшерә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10